ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Социалистик Хезмәт Герое Сания Заһирова вафат

11 май 2018, 18:05

Сания Сабировна соңгы көненә кадәр “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешма әгъзасы булып торган.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы җитәкчелеге Социалистик Хезмәт Герое Сания Заһирова вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерә. Сания Сабировна 2018 елның 8 маенда 101 нче яшендә арабыздан китте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайгынамәдә “республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә” диелгән.

Республика җитәкчелеге мөрәҗәгатендә Сания Сабировнаның 1918 елның 13 февралендә Олы Меңгәр авылында тууы турында әйтелгән. Ул, 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, 1934 елда шәһәргә күчкән, “Спартак” комбинатында кисүче булып эшләгән.

Сугыш башлангач, Заһированың ире фронтка киткән, ә ул кызы белән туган авылына кайткан. Сугыш елларында иртәдән кичкә кадәр колхозда хезмәт куйган. Тырышлыгы “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бәяләнгән.

Сугыштан соң Заһирова комбинатка кайткан һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән. 1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены һәм “Серп и молот” алтын медале тапшырылган.

Заһирова цех комитетын җитәкләгән, район советы һәм дәүләт советы депутаты булып сайланган. Сания Сабировна соңгы көненә кадәр “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешма әгъзасы булып торган.

“Сания Сабир кызы Заһирова турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак”, - дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, Татарстан ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советы рәисе Хәбир Иштирәкәв имзалаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10