ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Владимир Леонов “Татмедиа” генераль директорына интервью бирде

11 май 2018, 17:37 , Фото: Рамиль Гали

Владимир Леонов “Татмедиа” генераль директорына интервью бирде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры белән әңгәмә 12 майда sntat.ru сайтында чыгачак.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен интервью бирде.

Әңгәмәдә Леонов Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлекнең финал этабы турында сөйләде, Татарстан спортчылары күрсәткән нәтиҗәләрнең үсеш сәбәпләрен әйтте, республикада яңа спорт объектлары хакында һәм “Ак Барс” хоккейчысы Данис Зарипов заводы белән хакимиятнең уртак проекты турында сөйләп үтте.

Шулай ук министр Казанның “Рубин” клубының шәхси кулга күчүенә фикерен белдерде һәм Россия футболының тоткан урыны турында сөйләде, шәхси тормышынан кайбер вакыйгалар белән уртаклашты.

Әңгәмә 12 майда sntat.ru сайтында чыгачак. Видеосын YouTub та "Татар-информ” агентлыгы каналында карарга мөмкин.

Әңгәмәне шимбә - 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе - 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карарга мөмкин булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10