ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Финанс министрлыгы пенсия чыгымнарын киметергә җыена

11 май 2018, 14:30

Финанс ведомствосы 2018 елга бюджет планына төзәтмәләр кертте.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Россиянең Финанс министрлыгы 2018 елда пенсия түләүләре өчен казна чыгымнарын киметергә тәкъдим итә. Бу хакта RT хәбәр итте.

Бюджетка төзәтмәләр проектын, Финанс министрлыгы хокук актлары рәсми порталында урнаштырды. Анда “Социаль сәясәт” статьясын 52,9 млдрка, шул исәптән, гражданнарны пенсия белән тәэмин итү – 51,5 милдрка киметү күрсәтелгән.

Алдарак Росстат реаль пенсияләрнең 2,2 процентка үскәнен хәбәр иткән иде. 2018 елның беренче кварталында Россиядә пенсия уртача 13 мең 317 сум күләмдә булган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10