ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәйдә язгы кыр эшләренең 54 проценты башкарылды

11 май 2018, 08:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә язгы кыр эшләренең 54 проценты башкарылды Зәй районында язгы кыр эшләре район башлыгы Разиф Кәримовның ныклы контролендә.

(Зәй, 11 май, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйдә язгы кыр эшләренең 54 проценты башкарылды, дип яза район басмасы.

Зәй районында язгы кыр эшләре район башлыгы Разиф Кәримовның ныклы контролендә.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре белән бергә басу-кырларда була. Тулаем алганда, кызу эш барган бер генә бүлекчә басуы да Разиф Галиевич игьтибарыннан читтә калмый. Ә басуларда күңелле хезмәт гөрелтесе. Өч көн элек район басу-кырларга арпа чәчү эшен төгәлләнде инде, әлеге культура 15000 гектарга якын мәйдан били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 10 майга 3500 гектарда чөгендер чәчелгән, ул барлыгы 9200 гектар мәйдан биләячәк. Район җитәкчелеге әйтүенчә, иртә-соң культуралар дип тору юк. Бүгенге көндә шулай ук көнбагыш, язгы бодай, рапс, орлыкка кукуруз, борчак, җирне ашлау максатыннан пар җирләренә сидерат чәчелә. Шул рәвешле районда язгы кыр эшләре 54 процентта башкарылды. Көзге культуралар һәм күпьеллыклар тукландырылды. Шулай ук көзге культураларны биологик препаратлар белән тукландыру һәм авыруларга каршы эш тә алып барылды.

Шулай итеп, басу-кырларда барлыгы 200 берәмлек техника, 500гә якын механизатор эшли. Кыр эшләре тәүлек әйләнә алып барыла, механизаторлар өч мәртәбә ашатыла. Орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары исә җитәрлек.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10