ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда чәчү мәйданнарының 17 процентында язгы культуралар утыртылган

10 май 2018, 15:48

Иң күп чәчкән районнар: Зәй, Сарман, Актаныш, Тәтеш, Буа, Мөслим, Чүпрәле.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 10 майга республикада язгы культуралар 308,8 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык чәчү мәйданының 17%ын тәшкил итә, дип Татарстан Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөртекле культуралар 241,7 мең га мәйданда, ягъни планнан 24% чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае – 28 мең га (7%), арпа – 174 мең га (45%), борчак – 13 мең га (20%), орлык кукурузы – 0,8 мең га (1%) мәйданда. Шикәр чөгендере 20,4 мең га (29%) мәйданда чәчелгән, көнбагыш – 14,4 мең га (12%), рапс – 12,3 мең га (11%), диелгән әлеге хәбәрдә.

Бүгенгә иң күп чәчкән районнар: Зәй (26,2 мең га, ягъни 54%), Сарман (20,1 мең га, 38%), Актаныш (15,3 мең га, 27%), Тәтеш (14,8 мең га, 34%), Буа (13,2 мең га, 21%), Мөслим (13 мең га, 22%) һәм Чүпрәле (12,7 мең га, 31%) муниципаль районнары. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10