ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: Европада безгә ихтыяҗ булачак, аларга хәләл продукция кирәк

10 май 2018, 15:07 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Европада безгә ихтыяҗ булачак, аларга хәләл продукция кирәк Татарстан компанияләренең Европа Берлеге һәм АКШтагы партнерлары белән төбәк дәрәҗәсендәге эшчәнлегендә бернинди каршылык туганы юк, диде президент.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Россиягә карата кертелгән санкцияләр Татарстан һәм аның Европа Берлеге, Кушма Штатлардагы партнерлары арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләргә чик куя алмый, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit-2018 форумы барышында.

Осмотр выставки проектов IV Казанского форума молодых предпринимателей стран ОИС.

«Без чыдам халык. Аек акыл җиңеп чыгар дип уйлыйм. Санкцияләр беркемгә дә файдалы түгел. Без Америкадагы, Европадагы партнерларыбыз белән элемтәләрне сакларга тырышабыз», - дип искәртте республика лидеры.

Ул Татарстан компанияләренең төбәк дәрәҗәсендә Европа Берлеге һәм АКШтагы партнерлары белән бернинди проблемалары да тумый, диде.

	Осмотр выставки проектов IV Казанского форума молодых предпринимателей стран ОИС.

«Безгә Европада ихтыяҗ булачак. Бүген анда мөселманнар саны арта, аларга хәләл продукт кирәк», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10