ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Россия – ислам дөньясы: Kazansummit» форумында төп тема хәләл яшәү рәвеше булды

10 май 2018, 12:30 , Фото: president.tatarstan.ru

«Россия – ислам дөньясы: Kazansummit» форумында төп тема хәләл яшәү рәвеше булды Рөстәм Миңнеханов икътисади стратегияләрдә хәләл-индустриянең киңәюен исәпкә алырга кирәк дип исәпли.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Россия – ислам дөньясы: Kazansummit» X Халыкара икътисади саммитында хәләл яшәү рәвеше төп тема булды, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Без хәләлнең мөселманнар өчен азык-төлек кенә түгел, ә сыйфат билгесе дә икәнлеген күрсәтергә телибез. Бу – инвестицияләр өчен зур тизлектә үсә торган индустрия», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул алдагы дистә елда мөселман халкы әлеге индустрияне тагын да киңәйтәчәк, бу ислам финанслары, азык-төлек, мода, косметика һәм туризм кебек «хәләл» өлкәләрнең алга таба үсүенә ярдәм итәчәк, дип әйтте.

«Дөньяның әйдәп баручы компанияләре мөселман базарларында гаять зур мөмкинлекләр күрә. Бу тенденцияләрне икътисади стратегияләрдә дә исәпкә алырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Kazansummit партнерлык финанслары, бердәм хәләл стандартлары, блокчейн, ислам финанслары, ислам мәгарифе һәм хәләл туризм кебек өлкәләрне колачлаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10