ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Быел «Саклык банкы» партнерлык банкингы схемасы буенча берничә килешүне гамәлгә ашырачак

10 май 2018, 10:57

Петр Колтыпин «Саклык банкы»ның Татарстанда ислам финанслары килешүләрен гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибәсе булуын искәртте.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 ел ахырына кадәр «Саклык банкы» партнерлык банкингы кагыйдәләре буенча берничә килешүне гамәлгә ашырачак. Узган елда һәм быелның башында финанс оешмасы шәригать-комплаенс процедурасын узган берничә килешү төзегән. Казанда узучы KazanSummit-2018 форумында «Саклык банкы»ның Идел-Нократ банкы рәисе - вице-президент Петр Колтыпин шул хакта белдерде.

Колтыпин «Саклык банкы»ның Татарстанда ислам финанслары килешүләрен гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибәсе булуын искәртте. Ул лизинг компаниясе белән узган елда төзелгән килешүне мисал итеп китерде. Әлегә зур масштаблар хакында сөйләргә иртәрәк, әмма күләмнең үзе түгел, уңай тәҗрибә мөһимрәк, дип искәртте ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10