ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Азнакайда медицина хезмәткәрләре спартакиадасы үтте

10 май 2018, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда медицина хезмәткәрләре спартакиадасы үтте Барлык нәтиҗәләр буенча Азнакай командасы әлегә өченче урында бара.

(Азнакай, 10 май, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда “Сәламәтлек-2018” спартакиадасының зона туры үтте. Ярышларда Чистай, Баулы, Лениногорск, Зәй һәм Алабуга шәһәрләреннән килгән 250 дән артык медицина хезмәткәре ак халатларын спорт формасына алыштырды, дип яза җирле басма.

– Быел команда составына яшьләр күп килде, шуңа сынатмаска иде исәп, – ди район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.

Тантаналы чарадан соң медицина вәкилләре төрле спорт мәйданчыкларына таралдылар. Тамашачылар ярышларның һәрберсен зур кызыксыну белән күзәтте.
Җиңел атлетика буенча эстафета ярышларында азнакайлылар үзләре чыгып йөгерердәй булып җан аттылар.

Ә менә хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары "кызу" узды. Кызлар кебек җиңел хәүдәле, хәрәкәтчән Җәмилә Каюмовага һич кенә дә 63 яшь биреп булмый. Ул үзе физкабинетта шәфкать туташы булып эшли.

– Волейбол командасына 2000 елда нигез салынган иде. Шуннан бирле беркайчан да спартакиадаларда призлы урын алмый калганны хәтерләмим, – ди ул.
Медицина хезмәткәрләре уңыш серен бердәмлектә дип саный.

– Эштә тә бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз, – ди алар.

Азнакайлылар җиңел атлетика, бадминтон, канат тарту, өстәл теннисында да сынатмады. Барлык нәтиҗәләр буенча Азнакай командасы әлегә өченче урында бара.

Спартакиаданың финал уеннары көз көне үтәчәк, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10