ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арчада Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантанада мәдәният министры катнашты

9 май 2018, 20:00 , Фото: arskmedia.ru/2018/05/09/archada-bayram/

Арчада Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантанада мәдәният министры катнашты Шәһәрнең үзәк мәйданыннан бәйрәмчә бизәлгән уку йортлары, хезмәт коллективлары колонналары үтте.

(Арча, 9 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). 9 майда Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы парад булды, дип яза район газетасы сайты.

Шәһәрнең үзәк мәйданыннан бәйрәмчә бизәлгән уку йортлары, хезмәт коллективлары колонналары үтте.

Аннан соң бәйрәм җыены башланып китте. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә Җиңүне яулауга өлеш керткән ветераннарга рәхмәт әйтте, сәламәтлек теләде. Илебезнең азатлыгын саклап калган каһарманнар истәлеге мәңге яшәр, диде ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын укыды.

Бәйрәм район үзешчәннәре концерты белән дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10