ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Төркиядә 20 яңа университет барлыкка киләчәк

9 май 2018, 12:12

Яңа югары уку йортлары булдыру турында закон проекты Төркия парламентында расланган.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Төркия парламенты илдә яңа 20 университет булдыру турында закон проекты кабул иткән. Яңа закон нигезендә илдә тиз арада 16 дәүләт һәм дүрт шәхси югары уку йорты ачылачак. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Яңа дәүләт югары уку йортлары Газыантеп, Конья, Кютахья, Малатья, Истанбул, Анкара, Сакарья, Трабзон, Кайсери, Кахраманмараш, Эскишеһир, Испарта һәм Афйонкарахисарда барлыкка киләчәк.

Шул ук вакытта шәхси фондлар ярдәмендә Анкарада - Медиполь университетын, Истанбулда - Атлас, Сәмаркандта - фәнни һәм мәдәни, Измирдә Тыназтепе университетларын ачу планлаштырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10