ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркия, видеоуеннар җитештереп, миллиардлар эшләргә җыена

9 май 2018, 15:54 , Фото: pixabay.com

Төркия, видеоуеннар җитештереп, миллиардлар эшләргә җыена  Төркиядә әзерләнгән уеннар республикада гына түгел, чит илләрдә дә видеоуен сөючеләрдә кызыксыну тудыра.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). 2017 елда экспортка Төркия видеоуеннарын чыгару 2016 елга караганда 40 процентка – 700 миллион долларга кадәр арткан. Бу хакта “Анадолу” агентлыгына Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткечнең бер миллиард долларга җитүе көтелә.

“2016 елда, 2015 ел белән чагыштырганда, видеоуеннарга экспорт 25 процентка - 500 миллион долларга кадәр арткан. Бу күрсәткечләр сектор өчен рекордлы булды. Узган ел да рекордлы күрсәткечләргә ирешелде. Елдан-ел сектор яңа рекордлар куя”, - дигән Зейбекчи.

Министр Төркия видеоуеннар эшләүчеләренең продукциясенә үзләрендә генә түгел, чит ил геймерларында да кызыксынуы дәвам итү турында җиткергән. 2023 елда экспортка 2,5тән 10 миллиард долларга кадәр продукция чыгачагы планлаштырылуын әйткән.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, узган ел видеоуеннар әзерләүчеләр берничә мәртәбәле халыкара премиягә лаек булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10