ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты "Үлемсез полк" акциясендә катнаша

9 май 2018, 09:48 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан Президенты Колонналар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында, Аграр университет каршында туплана башлый.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов бүген “Үлемсез полк” акциясенә кушылачак. Татарстан Президенты әлеге тантаналы йөрештә елдан-ел катнашып килә. Чарада катнашучыларның һәркайсы кебек үк, президент та Бөек Ватан сугышы корбаннары, шул исәптән 1941 елның декабрендә һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановны хөрмәт белән искә алачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре шулай ук, гадәттәгечә, үзләренең туганнары – бабаларының әтиләре, бабалары, әтиләренең фотосурәтен күтәреп барган 120 мең татарстанлы сафына кушылачак.

Колонналар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында, Аграр университет каршында туплана башлый. Колонна Ирек мәйданы, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша Меңъеллык мәйданына киләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10