ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Рөстәм Миңнеханов Дөнья чемпионаты-2018 җанатары паспорты алды

8 май 2018, 20:42 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Дөнья чемпионаты-2018 җанатары паспорты алды Татарстан Президенты Кремль яр буенда урнашкан FAN ID бирү үзәгендә тиешле процедураларны башкаргач, оператор аңа ID-картасын тапшырды.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә булды һәм үзенең таныклыгын алды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Центра выдачи паспорта болельщика «Fan ID»

Татарстан Республикасы Президенты Кремль яр буенда урнашкан FAN ID бирү үзәгендә булды.

Рөстәм Миңнеханов теркәлү урынына килде һәм, кирәкле процедураларны башкаргач, оператор аңа ID-картасын тапшырды.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым Центра выдачи паспорта болельщика «Fan ID»

  • 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июненнән 15 июльгә кадәр барачак. Уеннар 11 шәһәрдә узачак. Казан Франция, Испания, Германия, Колумбия һәм башка җыелма командалар катнашында алты турнир матчларын кабул итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10