ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Думасы Медведев кандидатурасын премьер-министр вазифасына раслады

8 май 2018, 17:43

Әлеге карар бүген, 8 майда, утырыш барышында кабул ителде.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы депутатлары Дмитрий Медведевны Россия хөкүмәте рәисе итеп билгеләнүенә ризалык бирде. Әлеге карар бүген, 8 майда, утырыш барышында кабул ителде. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Электрон табло нигезендә, әлеге карар өчен 374 депутат (тиешле минимум 226) хуплап тавыш бирде.

Каршы тавыш бирүчеләр - 56 , битараф булучылар юк.

Дәүләт Думасы Медведев кандидатурасын премьер-министр вазифасына раслады.

Путин, тавыш бирер алдыннан, депутатлар алдында чыгыш ясады һәм парламентарийларны Медведевның хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнүенә ризалык бирүләрен сорады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10