ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин һәм Медведев Пашинянны Әрмәнстан Премьер-министры булып сайлануы белән котлады

8 май 2018, 15:36

Россия Президенты һәм Россия Федерациясе Премьер-министры вазифасын башкаручы алга таба хезмәттәшлекне үстерүгә ышаныч белдерде.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе Премьер-министры вазифасын башкаручы Дмитрий Медведев оппозиционер Никола Пашинянны Әрмәнстан Премьер-министры булып сайлануы белән котлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасында Путин Пашинян эшчәнлеге илләр арасында багланышларны ныгытуга һәм БДБ, Евразия икътисади берлеге һәм Коллектив куркынычсызлык турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) кысаларында хезмәттәшлеккә ярдәм итүенә ышанычын белдергән.

  • Әрмәнстан илкүләм оешмасы Никола Пашинянны Премьер-министр итеп икенче талпынышта сайлады. Аның кандидатурасын 59 депутат хуплаган. Оппозиция лидеры җиңүен хакимлек итүче Республика партиясеннән булган парламентарийлар тәэмин иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10