ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирлеге делегациясе белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләште

8 май 2018, 14:49

Рөстәм Миңнеханов шәехкә Татарстанга визиты һәм республиканың сәнәгый, икътисади, инвестицион мөмкинлекләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай әмире гаиләсе әгъзасы шәех Әхмәт бән Дальмук Джума әл Мактум белән очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов шәехка Татарстанга визиты һәм республиканың сәнәгый, икътисади, инвестицион мөмкинлекләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.

"Сезнең бик бай программа: министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләрдә очрашулар. Әлеге очрашулар нәтиҗәле булыр һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга тәргеч булыр, дип өметләнәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә. "Без илегезнең ничек үзгәрүен, нинди максталар куйганыгызны күрәбез һәм тәҗрибәгезне бездә дә кулланырга тырышабыз. Шул ук вакытта без элемтәләрне тагын да ныгытып, уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез. Мөмкинлекләр бар", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ислам дөньясы белән элемтәләргә хәзер игътибар аеруча көчле. " Россия Президенты йөкләве буенча мин "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәклим. Ислам хезмәттәшлеге илләрендәге хезмәттәшләребез белән багланышларның төрле ысулларын эзлибез", - диде ул.

  • ТР Президенты шулай ук Казанда 10 май көнне "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" унынчы икътисадый саммит эшен башлавы турында искәртте.

Ахырда Татарстан Президенты кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырды.  

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, алдынгы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10