ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Башкортстанда яңа мәчет ачылган

8 май 2018, 14:18 , Фото: dumrt.ru

Башкортстанда яңа мәчет ачылган Төзелеш эшләре 2010 елдан дәвам иткән гыйбадәтханәгә «Чулпан» дигән исем биргәннәр.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Нуриман районы Кызылъяр авылында яңа мәчет ачылган. Төзелеш эшләре 2010 елдан бирле барган гыйбадәтханәгә «Чулпан» дигән исем биргәннәр, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчетне ачу тантанасына Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин, имам-мөхтәсиб Фирдәүс Зиннәтуллин, дин әһелләре, җирле хакимият вәкилләре килгән.

Тәлгат Таҗетдин мәчет төзелешенә зур финанс ярдәме күрсәткән Рәмис Чулпановка (хәзер ул биредә имам булып тора) Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Әл-игътисам» медален тапшырган. Тантана күмәкләп намаз уку һәм төшке аш белән тәмамланган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10