ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы башлыгына кисәтү ясады

8 май 2018, 13:06 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы башлыгына кисәтү ясады Татарстан Президенты Лаеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәпне тәртипкә китерергә йөкләмә бирде.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышы вакытында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка кисәтү ясады.

«Борис Кириллович миңа Лаеш районындагы бер мәктәпнең аның исемен йөртүе, әмма бинаның тиешле хәлдә булмавы турында дәгъва белдерде. Бу сорау сезгә, Михаил Павлович. Моңа игътибар итегез. Бездә бердәнбер Советлар Союзы Герое бар. Ояты ни тора бит. Бу мәсьәләне тиз арада хәл итегез!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район җитәкчесенә.

  • Быел Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбенә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме бирелгән.

Ветеран үзе киңәшмә вакытында президиумда Татарстан Президенты янында утырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10