ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Гекдениз Карадениз «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде

8 май 2018, 10:09 , Фото: Ильнар Тухбатов

Гекдениз Карадениз «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде Уенчы әлеге бүләккә Татарстанда футболны популярлаштыруга керткән өлеше һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен лаек булды.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол клубы ярымсакчысы Гекдениз Карадениз «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга кул куйган, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Уенчы әлеге бүләккә Татарстанда футболны популярлаштыруга керткән сизелерлек өлеше һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен лаек булды, диелә хәбәрдә.

Кичә Карадениз «Рубин» өчен соңгы матчын үткәрде. «Уфа» командасы белән 0:0 исәбенә тәмамланган очрашу футболчының Казан командасы составындагы 300нче уены булды.

Төрек футболчысы «Рубин»га тренер булып килергә теләге барлыгы хакында белдерде. Корбан Бердыев аны кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10