ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Волгоград халкын Кече Чапурин авылында узачак Сабантуй бәйрәменә чакыралар

8 май 2018, 09:33 , Фото: tatar-congress.org

Волгоград халкын Кече Чапурин авылында узачак Сабантуй бәйрәменә чакыралар Бәйрәм программасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын, милли спорт бәйгеләре, ярышлар, җайдакларның күрсәтмә чыгышларын үз эченә ала.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 12 май көнне Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чапурин авылында XXX «Сабантуй» фольклор-этнографик бәйрәме узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Светлояр районында 60 милләт вәкиле гомер кичерә, биредә татарлар халык саны буенча руслардан кала икенче урынны били.

Сабантуй программасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын, милли спорт бәйгеләре, ярышлар, җайдакларның күрсәтмә чыгышларын үз эченә ала. Моннан тыш, бәйрәмдә татар халкының сәнгате һәм көнкүреше, йолалары, милли аш-су һәм киемнәре белән танышырга мөмкин.

Светлояр районы һәвәскәрләре белән бергә, сәхнәдә Казан, Әстерхан шәһәрләре, Калмыкия, Татарстан республикалары һәм Волгорад өлкәсеннән килгән коллективлар чыгыш ясаячак.

Волгоградцев приглашают в село Малые Чапурники на татарский праздник «Сабантуй»

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10