ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

2018 елда Ураза гаете 15 июньгә билгеләнгән

8 май 2018, 08:08 , Фото: Михаил Захаров

2018 елда Ураза гаете 15 июньгә билгеләнгән Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов карары белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнгән. 2018 елда Ураза гаете - 15 июньдә, Корбан гаете 21 августта бәйрәм ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Хезмәт кодексы, “Татарстан бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы закон һәм 2018 елның производство календаре буенча Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Татарстанда бәйрәм ял көннәре булып исәпләнә. Беренчесе җомга көненә туры килә, икенчесе – сишәмбегә.

Рамазан ае 2018 елда 16 майда башлана, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 май көнне яңгыраячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10