ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Казанда 20 градуска кадәр җылытачак

8 май 2018, 07:53

Бүген Казанда 20 градуска кадәр җылытачак Татарстанда кайбер районнарда яшен булырга мөмкин.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Бүген Казанда 20 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Урыны белән яңгыр яварга һәм көнбатыштан уртача тизлектә җил исәргә мөмкин.

Төнлә  +7 градус. Урыны белән яңгыр көтелә, томан булуы ихтимал. Көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнлә һәм көндез алмашынучан болытлы һава көтелә.

Татарстанда кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Көнбатыштан салмак җил исәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә Татарстанда +4-9 градус, көндез +16-21 градус булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10