ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин Россиянең 2024 елга кадәрге үсеше турында яңа “май” указын имзалады

7 май 2018, 20:09 , Фото: kremlin.ru

Путин Россиянең 2024 елга кадәрге үсеше турында яңа “май” указын имзалады Хөкүмәт илдә ярлылыкны ике тапкырга киметергә һәм һәр елны кимендә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясенең 2024 елга кадәрге үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы указны имзалады. Документ дәүләт башлыгы сайтында басылган.

Яңа “май” указы нигезендә, Хөкүмәткә илнең “фәнни-техник алгарышын һәм социаль-икътисади үсешен тормышка ашыру максатында” чаралар күрү йөкләнгән.

Халык санын арттыру һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү кирәк. Хөкүмәт яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга, шулай ук “һәр кешенең талантын ачуда шартлар һәм мөмкинлекләр булдырырга” тиеш.

Хөкүмәт 2024 елга халык саны табигый ныклы үсешен булдыруны, 78 яшькә кадәр көтелгән гомер озынлыгын арттыруны, гражданнарның реаль керемнәре артуны, шулай ук пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән арттыруны, ярлылыкны ике тапкыр киметүне, һәр елны кимендә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшыртуны тәэмин итәргә тиеш.

Яңа указда илнең технологик үсешен тизләтү күздә тотыла. Аерым алганда, технологик инновацияләрне тормышка ашыручы оешмалар саны аларның гомуми күләменнән 50 процентка кадәр үсәргә тиеш.

Шулай ук дөньяның иң эре биш икътисадына керү һәм макроикътисад тотрыклылыгын саклап, икътисад темпын дөньяныкыннан югарырак үстерүне тәэмин итү бурычы куелган. Шул ук вакытта инфляция дәрәҗәсе 4 проценттан артмаска тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10