ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Әлмәт районында өч хуҗалык чәчүгә кереште

6 май 2018, 22:00

Һава торышына бәйле быел чәчү узган елдагыдан ике атнага соңарып башланды.
(Казан, 6 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының өч хуҗалыгында чәчү эшләренә керештеләр, дип яза җирле басма. 
 
Җирнең артык дымлы булуы калганнарда эшне тоткарлап тора. Һава торышына бәйле быел чәчү узган елдагыдан болай да ике атнага соңарып башланды. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре ашлама кертү, тырмалау, орлыкларны инкрустацияләү, күпьеллык үләннәрне тукландыру белән мәшгуль. 
 

Районда 71 мең га чәчү мәйданнары исәпләнә. Шуларның 14 меңе уҗым культуралары, 30 меңе сабан культураларына каралган. Калган мәйданнарга терлек азыгы һәм техник культуралар чәчү планлаштырыла. Хуҗалыкларга ике атна эчендә чәчүне башкарып чыгу бурычы куелган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10