ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар Википедиясе “Вики-яз — 2018” бәйгесенә татарча мәкаләләр кабул итә

6 май 2018, 12:52

Бәйгедә төрле илләрдән ирекле рәвештә катнаша алалар.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татар Википедиясе “Вики-яз — 2018” бәйгесенә татарча мәкаләләр кабул итә. 

“Вики-яз — 2018” —  Wikimedia CEE Spring 2018 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар өлеше. Ул 21 марттан 31 майга кадәр уза.

Әлеге бәйге Татар Википедиясен татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету өчен игълан ителде. Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү дә әлеге проектның максаты булып тора.

Бәйгедә төрле илләрдән ирекле рәвештә катнаша алалар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10