ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә быелгы беренче Сабантуй 19 майга билгеләнгән

6 май 2018, 12:11 , Фото: Рамиль Гали

Свердловск өлкәсендә быелгы беренче Сабантуй 19 майга билгеләнгән Екатеринбургта язгы чәчү төгәлләнүгә багышланган чара 10 июнь көнне, ә өлкәкүләм Сабан туе 30 июньдә оештырылачак.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсендә быел Сабан туе 40ка якын торак пунктта узачак. "Урал татарлары" сайты хәбәр иткәнчә, төбәктә милли чараны беренче булып Левиха бистәсендә яшәүче татарлар бәйрәм итәчәк. Биредә Сабан туе 19 майга билгеләнгән.

Өлкәдә үткәреләчәк соңгы Сабан туйлар 1 июльдә - Североуральск һәм Новоуральск шәһәрләрендә узар дип планлаштырыла.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Екатеринбургта язгы чәчү төгәлләнүгә багышланган чара 10 июнь көнне, ә өлкәкүләм Сабан туе 30 июньдә оештырылачак.

Свердловск өлкәсендә Сабан туйлары графигы белән "Урал татарлары" сайтында тулырак танышырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10