ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарлары "боз озату" йоласын яңарта

6 май 2018, 09:38 , Фото: соцсети

Төмән татарлары "Хәзинә" фольклор-этнографик ансамбле Муллаш авылы халкы өчен бәйрәм оештырган.
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Төмән өлкәсенең Муллаш авылы татарлары боз озату йоласын яңарта. Пышма елгасында боз кузгалганга туры китереп, "Хәзинә" фольклор-этнографик ансамбле авыл халкы өчен бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә Төмән шәһәре татар милли-мәдәни үзәге. 
 
"Кунаклар килер алдыннан елга ярын матурлап бизәдек, учакта ботка пешердек. Тирә-якка яңгыраган көйләр халыкны бирегә алып килде. Шуннан соң йолаларны үтәп, суга курчаклар, тәңкәләр ташладык, теләкләр теләдек. Ахырдан Пышма елгасы яр буенда бергәләп ботка ашадык", - диелә хәбәрдә. 
 
Себер татарларында электән килгән "боз озату" йоласы авыруларны, борчу-кайгыларны суга агызып алып китә дип саналган. Йола һәрчак елга ярында үткәрелгән һәм шул рәвешле елгага булган хөрмәт күрсәтелгән. Йолада әйтелгәнчә, елга исә, үз чиратында, кешеләргә балык, мул суы, болыннарындагы печәне, мул уңыш белән җавап кайтарган. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10