ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Аерым районнарда сәнәгать проектларының җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алуы күренми - Р.Миңнеханов

5 май 2018, 16:33 , Фото: prav.tatarstan.ru

Аерым районнарда сәнәгать проектларының җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алуы күренми - Р.Миңнеханов Президент республика киңәшмәсендә сәнәгатьтә алда барган һәм үсеш дәрәҗәсе җитәрлек булмаган районнарны атады.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген анализларга йөкләде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ, "Мастер" КИП, “Химград” технополисы эш нәтиҗәләрен күрсәтте һәм алар аягында нык басып тора, диде Президент. Әмма муниципалитетлардагы проектларның, аерым алганда, Чистайда һәм Мамадышта, үсеш темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел, диде ул.

“Резидентлар белән эшләүне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур”, - диде Миңнеханов. - Һәм бизнес-инкубаторларны тикшерү мөһим. Бу -  алар гадәти офис үзәкләренә әйләнмәсен өчен кирәк".

Татарстан лидеры муниципаль берәмлекләрнең уңай эш тәҗрибәсен таратырга тәкъдим итте. Мисал итеп Кайбыч районын китерде. Анда машиналар айга ике тапкыр авыллардан чүп җыялар. Бу системаны бакчачылык ширкәтләре өчен дә кулланырга мөмкин, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10