ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркиядә президент һәм парламент сайлаулары узачак

5 май 2018, 17:41

Киләсе сайлауларда Төркия Конституциясенә 2017 елның 16 апрелендә референдум нәтиҗәләре буенча кабул ителгән үзгәрешләр үз көченә керәчәк.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 24 июньдә Төркиядә президент сайлаулары, шулай ук 27нче чакырылыш парламент депутатлары сайлаулары узачак. Соңгы парламент сайлаулары буенча 5 проценттан да ким булмаган тавыш җыйган сәяси партияләр һәм сәяси блоклар президент вазифасына кандадит тәкъдим итү хокукына ия булачак. Моннан тыш, сайлауларда 100 мең имза җыйган үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнаша ала.

Закон буенча Төркия президенты вазифасына кандидат югары белемле, 40 яшьтән өлкәнрәк һәм Төркия гражданы булырга тиеш. Киләсе сайлауларда Гаделлек һәм үсеш партиясеннән кандидат –Төркиянең хәзерге президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоган.

Кандидатлар арасында Мухаррем Индже, Мераль Акшенер, Темель Карамоллаоглу да бар.

Дәүләт башлыгы вазифасына кандидатларның төгәл исемлеге 13 майда хөкүмәтнең "Resmi Gazete" сендә дөнья күрәчәк. Соңыннан Төркиядә сайлау алды агитациясе башланачак һәм ул 21 майда төгәлләнәчәк.

  • Киләсе сайлауларда Төркия Конституциясенә 2017 елның 16 апрелендә референдум нәтиҗәләре буенча кабул ителгән үзгәрешләр үз көченә керәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10