ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Азнакай игенчеләре чәчүгә тотынды

5 май 2018, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай игенчеләре чәчүгә тотынды Район хуҗалыклары тулы әзерлектә.

(Азнакай, 5 май, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Табигать инде уянды, дип һичшикләнүсез әйтергә була: кояш ныграк җылыта, яңгырдан соң үләннәр дә “батырая төшеп”, яшәрә башладылар. Димәк, чәчү башланырга вакыт җитә, дип яза җирле басма.

– Район хуҗалыклары тулы әзерлектә. Шушы көннәрдә, Аллаһы боерса, чәчүгә керергә планлаштырабыз, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, – Бүгенге көндә кыр эшләре тулы куәтенә бара. 12,1 мең гектар мәйданда уҗымнар, 5,6 мең гектарда күпьеллыклар ашлама белән тукландырылган. Тырмалау барлыгы 8,8 мең гектарда башкарылган, – дип язгы кыр эшләре белән таныштырды ул.

Мәнәвез авылы шәхси эшмәкәре Фирдәвес Мөҗипов исә һава шартларының тотрыклыгын, аяз көннәрне көтеп тормыйча, яңгыр туктап торган арада кырга чыккан.

– Улым Рамиль белән 100 гектар арпа чәчәбез. Барлыгы 1 мең гектардан артык җирләребез бар. Җаваплы эшне уңышлы итеп, үзвакытында башкарып чыгарга иде, – дип өметләнә ул.

Бүген авыл хезмәтчәннәренең барысы да әлеге уй белән янып йөри.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10