ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара районы "Урал" хуҗалыгында язгы кыр эшләрен 8 көндә башкарып чыгарга планлаштыралар

5 май 2018, 05:00 , Фото: Александр Эшкинин

Кукмара районы Хуҗалыкта язгы чәчүгә 800 тонна орлык хәзерләнгән.

(Кукмара, 5 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Быел яз башка елларга караганда үзенчәлекле булды. Барыбызны да зарыктырган кояш болытлар арасыннан чыгарга да өлгерми, көн аралаш диярлек яңгырлар ява. Һава торышының болай көйсезләнүе бигрәк тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хафага сала. Яз безне таякка таяндырмагае, диләр алар борчылып. Әнә "Урал" хуҗалыгында үткән семинарда да: "Бу вакытка язгы кыр эшләрен тәмамлаган еллар да бар иде бит", - диделәр авыр сулап. Бу хакта "Хезмәт даны" газетасы яза.

Ураллылар, елдагыча, язгы кыр эшләренә әзерлекнең алгы сызыгында. Машина-трактор паркында рәт-рәт тезелгән техника моңа дәлил булып тора. Менә команда бирелер дә, куәтле чәчү агрегатлары таккан тракторлар юлга кузгалыр кебек...

Хуҗалыкта берничә көн элек кенә уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр. Әмма анысын да өзеклекләрсез генә башкара торган түгел, чөнки әледән-әле килеп яуган яңгырлар биредәге басуларны да читләтеп үтми шул.

- Көннәр уңай торса, язгы кыр эшләрен 8 көндә башкарып чыгарга мөмкинлегебез бар, - диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов. - Һәр культурадан икешәр сорт – барлыгы 800 тонна орлык әзерләп куйдык. Аларны агулау өчен дә өч агрегат бар. Бер гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, 80 килограммнан минераль ашлама тупланды.

Хуҗалыкта җирләрне эшкәртү өчен техникалар да җитәрлек: сиксән берәмлек трактор, уналты тырма агрегаты, культиваторлар, дүрт чәчү комплексы, СЗ-3.6 чәчкечләре, катоклау җайланмалары – барысы да төзекләндерелгән. Быелгы ремонт эшләренә сигез миллион сумнан артык акча тотылды, диделәр биредә. Техникаларны да яңартканнар: "Туман-2" агрегаты, культиваторлар сатып алганнар.

- Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 120 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк дип исәпләдек, ә без аны 180 тонна итеп әзерләп куйдык, - диде хуҗалыкның баш инженеры Мәгъфүр Гаязов. - Машина һәм комбайннарның гаражын сэндвич-панель белән әйләндереп алып җылыттык. Әлеге эш унбер миллион сумга төште. Хәзер механизаторлар иртә белән җылы гараждан эшкә кузгала.

Ураллылар 68 берәмлек техникаларын, шул исәптән тракторлар, комбайннарны да "Глонасс" системасына тоташтырганнар. Бу эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, ягулык-майлау материалларын экономияләү, тәртипсезлекләргә чик кую өчен дә бик нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр. Сезонлы гына эшли торган техникаларны кирәк булмаган вакытта килешү нигезендә әлеге системадан сүндереп торалар, бу абонемент түләүләрен экономияләү максатында эшләнә, дип аңлатты баш инженер. Ул шулай ук хуҗалыктагы барлык машиналарның газ ягулыгына көйләнүен дә билгеләп үтте. "Бу да акчаны янга калдыруның бер ысулы", - диде ул.

Балыклы авылыннан Рафис Галимовны да үзенең "Хорш" чәчү комплексы янында очраттык. Ул кыр эшләрендә 2007 елдан бирле катнаша икән. Ә кыш көне "Беларус" тракторы белән ферма тирәсендәге төрле эшләрне башкара.

- Мондый яхшы техникалар барында кыр эшләре куркытамени?! Иске тракторлардагы кебек тузан сулап йөрисе юк, кирәк икән кондиционеры эшләп тора. Тик менә быел һава торышы гына эшне бераз тоткарлый бит, башка елларны май бәйрәмнәрен кырда каршылый идек, - диде ул. – Мәсәлән, 2008 елда кырга 17 апрельдә чыгып, 1 майга чәчү компаниясен төгәлләгән истә. Быел да сынатасы түгел иде. Без – әзер, һава торышы да рәтләнеп китсә...

Әйе, язның соңаруы игенчеләрне бер дә сөендерми, шуңа күрә мондый һава шартларында аларга дилбегәне тагын да ныграк тотарга туры киләчәк, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10