ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Баттал вафат

4 май 2018, 21:47 , Фото: tatar-congress.org

Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Баттал вафат Мәрхүм 6 майда Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнәчәк.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген, 4 май көнне, каты авырудан соң, шагыйрь һәм хикәяче Ринат Гыймазетдин улы Батталов (Ринат Баттал) вафат булган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге күренекле татар шагыйре Ринат Гыймазетдин улы Батталовның каты авырудан соң вафат булуы сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә министрлык хәбәрендә.

  • Ринат Батталов 1948 елның 17 июнендә Әгерҗе районы Ырыс авылында туган. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак Ижевск университетында һөнәри белем ала. Хезмәт шөгыльләре - төрле елларда тракторчы, хат ташучы, авыл советы сәркатибе, төбәк газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Ринат Батттал 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Ул - "Гомер сагышларым" (шигырьләр), "Агымсуда - акчарлак" (шигырьләр, хикәяләр), "Гомер учагы" (шигырьләр) китаплары авторы.

 Мәрхүм 6 майда Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10