ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Дөнья чемпионатында Казан волонтерларына 20 млн сумнан артык акча тотылачак - оештыручылар

4 май 2018, 17:31 , Фото: Рамил Гали

Дөнья чемпионатында Казан волонтерларына 20 млн сумнан артык акча тотылачак - оештыручылар Волонтерларга кием алырга, туклану һәм транспорт чыгымнарына республика һәм шәһәр казнасыннан акча бүлеп бирәчәкләр.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Быелгы Дөнья чемпионатында Казан шәһәре өчен волонтерлар әзерләүгә һәм аларны тәэмин итүгә 20 млн сумнан артык акча тотылачак.Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм FIFA 2018нең Казандагы футбол буенча Дөнья чемпионатын оештыру комитетының волонтерлар координаторы Валентина Шихобалова сөйләде.

Спикерлар Татарстан башкаласында узачак мундиаль уеннарында 2 мең 345 волонтер катнашачак, дип белдерде. Шуларның 1 мең 345е - Чемпионатны оештыру комитеты карамагында һәм тагын 1 меңе ирекле – Казан шәһәре волонтерлары булачак. Әзерләү һәм аларны тәэмин итеп тору уртак - шәһәр һәм республика бюджетыннан финанслана, дип аңлатты спикерлар.

“Республикага шәһәр волонтеры чагыштырмача артык кыйммәткә төшми. Һәр волонтерга ул шул вакыт арасында 20-22 мең сум акча тотыла. Моңа туклану, транспорт чыгымнары, тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү, экипировка һәм башка сервислар керә. Әгәр дә меңләгән кешене бер айдан бераз гына артык вакытка акчага эшләтү белән чагыштырсаң, барлык салымнар һәм башка чыгымнар белән бергә ул шактый суммага төшәр иде”, - дип җиткерде Александр Карпов.

Ул: "Кешеләрне яллап эшләтү бервакытта да волонтерлык вазифаларын алыштыра алмый", - дип өстәде. Әлеге вазифаларның күбесе финанслар белән үлчәнми, дип аңлатты Александр Карпов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10