ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Путинга Татарстанда “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” проекты башлануы турында әйттеләр

4 май 2018, 16:17

“Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” стратегик инициативасында беренчеләрдән булып катнашучы һәр субъекттан 500 үсмерне сайлап алалар.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) генераль директоры Светлана Чупшева Россия Президенты Владимир Путинга “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” проектына сайлап алулар башлануы турында хәбәр итте.

Татарстан беренчеләрдән булып катнашучылар исемлегенә керде. Шулай ук проектта Ульяновск, Мәскәү, Тула һәм Төмән өлкәләре һәм Пермь крае бар. Чупшеваның дәүләт башлыгы белән очрашу стенограммасы Кремль сайтында басылып чыккан.

“Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” стратегик инициативасында катнашу өчен беренче катнашучы һәр субъекттан 500 баланы сайлап алалар.

“Сайлап алу башланды инде, гаризалар бик күп. Һәр бала өчен шәхси үсеш программасы тәкъдим ителә. Әгәр дә аңа математика, яисә табигый фәннәр, яки ниндидер спорт казанышлары кызыклы икән, биредә без аның өчен кызыклы траектория формалаштырабыз. Аннан ул ел дәвамында шуның белән шөгыльләнәчәк”, - дип сөйләде үзәк генераль директоры.

“Сириус” мәгариф үзәге инициативада федераль үзәк буларак катнаша, дип дәвам итте Чупшева.

“Барлык талантлы балаларның профильләре дә шулай ук „Сириус” мәйданында формалашачак. Чынлыкта без, һәм губернаторлар да, аларда нинди яшьләр үсүен, аларнаң нигә сәләтле булуын, үсешен һәм үзләре урынына кемнәр киләчәген белеп торачакбыз”, - дип билгеләп үтте ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10