ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

Җәмгыять

Татарстанда 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан

3 май 2018, 21:14 , Фото: пресс-служба президента РТ

Татарстанда 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан  Баш тартучыларның җидесе вазифаларын калдырган, калганнарының эше карала, диде Лилия Галимова.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Президенты адресына декларация кампаниясе вакытында 7 мең 744 белешмә кергән. 18 дәүләт хезмәткәре керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова җиткерде.

“Керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тарткан 18 кеше, нигездә, районнардан. Аларның җидесе вазифаларын калдырды, калганнарының эше каралу процессында”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Керемнәре турында мәгълүмат бирүдән баш тартучыларның алтысы Түбән Камадан, өчесе Тәтеш районыннан, дүртесе – Мөслим, шулай ук Балык Бистәсеннән, Азнакайдан, Әлмәттән, Менделеевскидан һәм Аксубай районнарыннан берәр кеше, дип ачыклады ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10