ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

Җәмгыять

Лилия Галимова телләр өйрәнү турында: Без диалог алып бару яклы

3 май 2018, 19:22 , Фото: архив/Яков Абрамов

Лилия Галимова телләр өйрәнү турында: Без диалог алып бару яклы   Федерация субъекты һәм федераль үзәк арасында эш диалог форматында алып барыла, диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Туган телләрне өйрәнү турында сөйләшүләр эш режимында төрле дәрәҗәдә алып барыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова җиткерде.

“Хәзер без безнең мөрәҗәгать буенча вазгыять ничек булачагын күзәтәбез. Әлегә берни дә юк, кабинетта эш барудан тыш, башка берни дә әйтә алмыйм, чөнки әле вариантлар карала. Телләрне өйрәнү ягын карасак, без сөйләшүләр алып бару яклы. Безнең хәзер алып барыла торган эш хокук кысаларында бара. Бу шундый Федерация субъекты һәм федераль үзәк арасында эш диалогы форматы”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

“Мин әлеге очрашулар дәрәҗәлелеге турында әйтәм. Алар Россия Федерациясе Президенты Хакимияте, Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән бергә уза, - дип өстәде Галимова. – Вазгыять нинди үсеш алачагын күзәтәчәкбез”.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10