ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Ирада Әюпованы Мәдәният министрлыгы коллективына тәкъдим итте

3 май 2018, 12:36 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Ирада Әюпованы Мәдәният министрлыгы коллективына тәкъдим итте Премьер-министр искәрткәнчә, Ирада Әюпова ТР Мәдәният министрлыгы коллективына яхшы таныш, ул анда 7 ел дәвамында җитәкче вазифаларда эшләде.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа мәдәният министры Ирада Әюпованы тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын да искәртик: моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән, лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә, Айрат Сибагатуллинны ТР мәдәният министры вазифасыннан азат иткән иде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Ирада Әюпова ТР Мәдәният министрлыгы коллективына яхшы таныш, ул анда 7 ел дәвамында җитәкче вазифаларда эшләде. Бүгенге көнгә кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.

«Уртак тырышлык белән хәзерге вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы алдында торган бурычларны үтәрсез дип өметләнәм. Бәлки кайбер әйберләргә карашны үзгәртергә, ниндидер төзәтмәләр кертергә кирәктер. Эшегездә уңышлар теләп калам», - диде ТР Премьер-министры.

Ирада Әюпова Азәрбайҗанда туган.

2005-2006 елларда - Казан шәһәре Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү комитеты рәисе.

2008-2011 елларда – ТР мәдәният министры урынбасары, 2011-2015 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.

2016 елның маеннан архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.

Ирада Әюпова Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемне йөртә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10