ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар

2 май 2018, 16:52 , Фото: Рамиль Гали

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узган.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"27 апрельдә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды. Утырышта доклад белән Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Л.М. Айнутдинова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында аерым игътибарны Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә бирде", диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10