ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның “Динамо ГАП” командасы Россия Кубогында бронза медаль алды

2 май 2018, 09:30 , Фото: fhtr.ru

Казанның “Динамо ГАП” командасы Россия Кубогында бронза медаль алды Өченче урын өчен уенда Татарстан командасы “Динамо-Электросталь”ны отты.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Казанның “Динамо-Гипронииавиапром” командасы хатын-кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча Россия Кубогында өченче урын алды. Ул “Динамо-Электросталь” командасын җиңеп, “ бронза”лы булды. Бу хакта Татарстан “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Кубогы уены Мәскәү өлкәсендә 25 апрельдән 1 майга кадәр узды. Беренчел этапта Казан кызлары турнир хуҗаларына 1:6 исәбе белән оттырдылар, әмма аннары Петербургның “Метрострой” (1:0), Волгодонскның “Дончанка” (3:0) һәм “Динамо-ЦОП Москомспорт” (5:1) командаларын җиңүгә ирештеләр.

Ярымфиналда татарстанлылар мәскәүлеләргә 3:5 исәбе белән оттырдылар, әмма өченче урын өчен уенда Татарстан командасы “Динамо-Электросталь”ны 3:2 исәбе белән отты. Петербургның “Метрострой” командасы беренче урынга чыкты, икенче урында – “Динамо-ЦОП Москомспорт”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10