ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште

1 май 2018, 10:19 , Фото: архив tatar-inform

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште Бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Президенты указы нигезендә, 1 майдан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр арта. Шул рәвешле, ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум, яки яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 40 миллион сумга якын өстәмә акча кирәк.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10