ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Урман хуҗалыгы профсоюз комитетының экс-рәисе вафат

1 май 2018, 09:05

Василий Ионов профсоюз комитетын 20 елдан артык җитәкләгән.

(Казан, 1 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кичә, 30 апрельдә, Татарстан Урман хуҗалыгы профсоюз комитетының элеккеге рәисе Василий Ионов 86 яшендә вафат булган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Эльвира Шәрәфиева хәбәр итте.

"Василий Ионов бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яшәгән. Ул профсоюз комитетын 20 елдан артык җитәкләгән", - ди матбугат хезмәте.

"Василий Яковлевич матур тормыш юлы үткән. Үзенең профсоюзлык эшчәнлеген ул узган гасырның 80 елларында башлаган. Бу вакытта ул ТАССР урман тармагы профсоюз комитеты рәисе булып сайлана. Василий Ионов - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, урманчылык, урман хуҗалыгы һәм урман-җитештерү хуҗалыкларында профсоюз эшчәнлеген булдыруда шәхсән катнашкан кеше.

Василий Яковлевич - актив тормыш позициясе тоткан җитәкче. Ул -  Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, тармак эшчеләренең хокукларын яклау  һәм мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә катнашкан шәхес.

Василий Ионов хезмәтләре югары дәрәҗәдәге дәүләт һәм профсоюз бүләкләре белән билгеләнгән.

Василий Ионовның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз", - диелә министрлыкның кайгы уртаклашу хәбәрендә.

Кайгынамәне Кузюров Р.А., Бәдертдинов Э.Н., Гомәров Р.К., Зарипов И.Н., Абдуллин З.Н., Гаянов А.Г., Гуськов Е.А., Мусин Х.Г., Гиззатуллин В.Н., Хаффазов И.Х. имзалаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10