ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакай муниципаль район башлыгы педагогларны хөрмәтләде

30 апрель 2018, 20:00

Азнакай муниципаль район башлыгы педагогларны хөрмәтләде Азнакай муниципаль районы башлыгы бүләгенә 75 педагог лаек булды.

(Азнакай, 30 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда тагын бер матур традициягә нигез салынды – һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңгән һәм катнашкан педагогларны хөрмәтләү, дип хәбәр итә район газетасы.

Балалар иҗат үзәгендә узган әлеге тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга бүләкләр тапшырды.

75 педагог арасында муниципаль, зона, республика күләмендә танылган иң яхшы ел укытучылары, тәрбиячеләр, психологлар, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар бар иде. Аларның 33 е – призлы урыннарга лаек булган.

Ә 7 нче урта мәктәпнең рус теле укытучысысы Ирина Нургалиева һәм «Салават күпере» балалар бакчасының татар теле укытучысы Зөлфия Гайсинага мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы Казан – Түбән Новгород юнәлешендә теплоходта сәяхәт тә бүләк итте.


– Без һич көтмәгән идек, бик шатбыз хезмәтебезне күрә һәм шулай матур итеп бәяли белүләре өчен. Бу алга таба да эшебездә зур этәргеч булып тора, – диләр сертификат ияләре.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10