ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Идел елгасында пассажир транспорты йөри башлады

30 апрель 2018, 13:43

Казанда Идел елгасында пассажир транспорты йөри башлады Татарстан башкаласыннан көн саен Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр теплоходлар йөриячәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 30 апрель көнне, Идел елгасында пассажирлар навигациясе ачылды, дип хәбәр итте Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. 

Көн саен Казан елга портыннан Суыксу, Түбән Ослан һәм Ключищида тукталыш ясап, Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр бара торган "ОМ" һәм "Мәскәү" теплоходлары йөриячәк. 

Моннан тыш, Казаннан Зөягә бара торган көндәлек рейслар да ачыла. Шулай ук 26 майда Болгарга һәм Тәтешкә тизйөрешле линияләр дә җибәреләчәк. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10