ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркиядә һава шарлары җитештерә башлаячаклар

29 апрель 2018, 18:00 , Фото: aa.com.tr

Төркиядә һава шарлары җитештерә башлаячаклар Төркиянең беренче һава шарлары сәүдә мәйданнарына якынча 2019 елда чыгачак.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Төркиядә һава шарларын җитештерү җайга салыначак. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Тиешле килешү Otonom Teknoloji компаниясе һәм Kapadokya Balon Bakım ve Üretim фирмасы арасында Антальяда Eurasia Airshow күргәзмәсе кысаларында төзелгән.

“Һава шарлары – үзләре бер сату-алу тармагы. Хәзер бу өлкәгә игъибар зур булачак”, - дип җиткергән “Анадолу” агентлыгына Otonom Teknoloji башлыгы Незир Эртурк. Аның сүзләренчә, Төркиядә җитештерәләчәк беренче һава шарлары сәүдә мәйданнарына якынча 2019 елда чыгачак.

Kapadokya Balon Bakım ve Üretim AŞ компаниясе башлыгы Мурат Чобан аларның бәяләре, күләменә карап, 120-150 мең евро тирәсе торыр, дип җиткергән.
“Анадолу” агентлыгы Eurasia Airshow күргәзмәсенең яңалыклар буенча хезмәттәше булып тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10