ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Роспотребнадзор Хаҗ кылучылар өчен йогышлы авырулар куркынычы турында белдерде
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Мәдәният

Нуриәхмәт Сафин соңгы сулышкача халкы белән булырга вәгъдә бирде

29 апрель 2018, 14:28 , Фото: karievteatr.ru

Нуриәхмәт Сафин соңгы сулышкача халкы белән булырга вәгъдә бирде 27 апрель көнне Кариев театрында артистның иҗат эшчәнлегенә 50 ел булуны зурлап билгеләп үттеләр.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучыларның берсе, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты, театрыбызның аксакалы Нуриәхмәт Сафинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулды. Бу уңайдан 27 апрель көнне Кариев театрының яңа сәхнәсендә тамашачыларга төп рольдә Нуриәхмәт Сафин уйнаган “Супер кияү” (Т.Миңнуллин) бенефис-спектакле тәкъдим ителде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Бәйрәм киче Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиле Рәшит Фәтхуллин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлауларыннан башланды. Рәшит Самат улы Мәдәният министрлыгы исеменнән Нуриәхмәт Сафинга Рәхмәт хаты тапшырды. ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина да берлек исеменнән артистка Рәхмәт хаты бирде.

Кичәдә республиканың Камал, Тинчурин, “Әкият” курчак театры, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы театрлары вәкилләре катнашты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Нуриәхмәт Сафинның иҗатташ дуслары, туганнары, якташлары һ.б. мөхтәрәм кунакларыбыз бар иде. Алар Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улына үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кичәдә Кариев театры коллективы да кадерле артистыбызга җыр бүләк итте. Нуриәхмәт Сафин истәлекләр белән уртаклашты һәм "Соңгы сулышкача мин сезнеке, онытмагыз мине, кешеләр” шигъри юллары белән тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Театрны тамашачысыз күз алдына китереп булмаган кебек, Кариев театрын да Нуриәхмәт агадан башка күз алдына китереп булмый.

Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы - күпкырлы шәхес. Аның уйнаган рольләре үзенчәлекле, кабатланмас. 50 ел дәверендә 40тан артык спектакльдә, кино-, нәфис фильмнарда катнаша ул. Нуриәхмәт Сафин үзенең ярты гасырлык иҗат гомерендә ир-егетләрне дә бик оста гәүдәләндерде. Артист «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев) спектаклендә – профессор Арсланов, "Король Лир" (В.Шекспир) - Король Лир, Кәрим бай, Зыя бай - «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Т.Миңнуллин) – Ризван, Ир - «Бер мәхәббәт тарихы» (Р.Шәриф), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш) – Галимҗан, «Нигез ташлары»нда (Т.Миңнуллин) - Гарифулла кебек күп кенә рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калды. Бу рольләр Татарстанда да, Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә дә халык мәхәббәтен яулады.

Нуриәхмәт Вәлиәхмәтовка әле тагын күп еллар буе иҗат итәргә, тамашачыларны тагын да яңа рольләр белән куандырырга насыйп булсын! Нуриәхмәт Сафин кебек шәхесләр булганда, Театр яшәячәк, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10