ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кытайда ГЭС төзелү сәбәпле, 335 борынгы каберлеккә юкка чыгу куркынычы яный

29 апрель 2018, 14:59

Кытайда Сычуань институты археологлары казылмалар алып барганда, каберлекләрдә 2,1 меңнән артык артефактка юлыккан.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Кытайда Сычуань институты археологлары казылмалар алып барганда, каберлекләрдә керамика, таш, бакыр, тимер, сөяк һәм кабырчыклардан эшләнгән 2,1 меңнән артык артефактка юлыккан.

Әлеге каберлекләр Көнбатыш Чжоу (б.э.кадәр 1100-771 еллар) династиясенә карый.

Сычуань мәдәни реликвияләр һәм археология институты якшәмбе көнне хәбәр итүенчә, якында гидроэлектростанция төзелү сәбәпле, борынгы каберлеккә юкка чыгу куркынычы яный. Ведомство хәбәрендә ГЭСның 2019 ел ахырында файдалануга тапшырылачагы һәм аның зурлыгы буенча Кытайда дүртенче гидроэлектростанция булачагы әйтелгән.

Артефактларның кайберләре Хуэйли уезды археология музеена һәм Чэнду шәһәре музеена өйрәнү өчен китерелгәнлеге әйтелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10