ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Балалар бакчасына йөрүчеләр Тукай иҗаты белән танышты

28 апрель 2018, 21:29

Балалар бакчасына йөрүчеләр Тукай иҗаты белән танышты Балалар Тукай шигырьләрен яттан да сөйләде.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Кичә Казан шәһәре 224нче катнаш төрдәге балалар бакчасына йөрүче сабыйлар 18нче китапханәдә Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләре белән танышты.

Китапханәдә балалар Габдулла Тукайның китаплары белән танышты. "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен укыдылар. Кайберләре әдипнең шигырьләрен яттан сөйләде. Тукай әкиятләренә нигезләнеп, рәсемнәр ясап алып килүчеләр дә булды.

Әлеге балалар бакчасы катнаш төрдәге дип саналса да, монда татар теленә өстенлек бирелә. Рус балалары да татар телен өйрәнә. Тәрбиячеләр Диана Кошелева, Татьяна Макарова, Илсөяр Латыйпова татар җырларын, шигырьләрен өйрәтә. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыра. Тәрбиячеләр фикеренчә, бала кечкенәдән үк үз туган теле мохитендә тәрбияләнергә тиеш. Балалар бакчасында моның өчен барлык шартлар да тудырылган, - ди алар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10