ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда уздырылган Бөтенроссия олимпиадасында Мәскәү укучылары абсолют җиңүче булды

28 апрель 2018, 18:39 , Фото: Алия Замалеева

Казанда уздырылган Бөтенроссия олимпиадасында Мәскәү укучылары абсолют җиңүче булды   14 җиңүче арасында Татарстаннан Бөгелмә укучысы Александра Валовская да бар.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Казанда мәктәп укучылары арасында инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының тантаналы ябылышы узды, анда җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы Казанда беренче тапкыр узды. Йомгаклау этабы Татарстан башкаласында 23нән 28 апрельгә кадәр барды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 70 субъектыннан 199 укучы катнашты. Алар белән 85 җитәкче килде.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укучыларны котлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева укучыларны телләрне өйрәнеп, белемнәрен киңәйтергә чакырды.

Жюри инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче итеп Мәскәү укучылары Маргарита Соломенкованы һәм Степан Яковлевны атады. 14 җиңүче арасында Татарстанның Бөгелмә укучысы Александра Валовская да бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10