ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Авыл

М.Әхмәтов: Быел беренче кварталда терлекчеләр бәяләр аермасында 1,5 млрд сум югалткан

28 апрель 2018, 13:30

М.Әхмәтов: Быел беренче кварталда терлекчеләр бәяләр аермасында 1,5 млрд сум югалткан Россиянең терлекчелек продукциясе базарында бәя вазгыяте тискәре булуга карамастан, җитештерүне үстерү динамикасын саклана.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Республика терлекчеләренең акчалата табышы без көткәннән күпкә азрак, җитештерү үсеше күзәтелсә дә, беренче квартал нәтиҗәләре буенча акчалата югалту 1,5 млрд сум булган, дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

“Россиянең терлекчелек продукциясе базарында бәя вазгыяте тискәре булуга карамастан, җитештерүне үстерү динамикасын саклап кала алдык”, - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Бигрәк тә сөт вазгыяте кискен тора. Узган ел белән чагыштырганда, сөт табышы 19 процентка төшкән. “Бюджет ярдәме финанс югалтуларны шактый киметте”, - дип тә тынычландырды министр.

Ашлык белән дә шундый күңелсез хәл. Агымдагы елның беренче кварталында узган елга караганда, ашлык ике тапкыр күбрәк сатылган, ә аграрийлар 500 млн сумга азрак акча алган. “Бәяләр буенча 5 елга артка чигендек, ә шул чорда бөртеклеләрне җитештерү чыгымнары 40 процентка артты”, - диде министр.

Бу юнәлештә уңай үзгәрешләр дә бар. Соңгы ике атнада ашлык бәяләре үсә башлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезон ахырына бәяләр узган елдагыча булачак, дип өметләнәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10